23 июнь көнне Теләче районында Субаш авылында «Троица» православие бәйрәме узды. Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнаштылар. «Нардуган» фольклор коллективының һәр номеры алкышларга күмелде. Керәшен халык җырлары һәм биюләре башкарылды. Болар барысы да тамашачылар белән бер сулышта узды.