«Сладкоежка» мастер-классы

2024 елның 25 июне, сишәмбе

25 нче июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Бөтендөнья туңдырма көненә багышланган «Сладкоежка» дип исемләнгән коктейль әзерләү буенча мастер-классы оештырдылар. Чара башында алып баручылар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Аннары туңдырма белән тәмле суыткыч эчемлек әзерләүне күрсәттеләр. Балалар үзләре дә мастер-класста бик теләп катнаштылар һәм татлы десерт ясау буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырда, барлык катнашучылар үзләре ясаган коктейль белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International