22 нче июньдә Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу һәм кайгы көненә багышланган «Не угаснет наша память» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Чара башында алып баручы ул куркыныч еллардагы вакыйгалар, сугышның ничек башлануы һәм күпме дәвам итүе турында сөйләде. Аннары сугыш еллары шигырьләре яңгырады һәм бер минут тынлык белән сугыш кичергән кешеләрне искә алдылар. Шуннан соң, хәтер һәм рәхмәт билгесе итеп шәмнәр кабызылды. Бу мөһим чара сугышның фаҗигале вакыйгалары турында хәтерне сакларга, үсеп килүче буында патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләде.