Наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы «Жизнь без наркотиков» Халыкара көрәш көненә багышланган айлык. 20 июньдә Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән акция үткәрде. Авыл урамнары буйлап узган акция барышында белгечләр үтеп баручыларга наркотик матдәләр куллануның зыяны һәм нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Шулай ук акциядә наркотикларның зыяны турында мәгълүмати материаллар тарату, әңгәмә үткәрү оештырылды. Бу акция ярдәмендә бу куркыныч наркоманиягә каршы көрәшне дәвам итү һәм хәзерге буынны наркотикларның зыяны һәм нәтиҗәләре турында кисәтү мөмкин булачак.