«Ни дня без науки» мастер-классы

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

19 июнь көнне Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Ни дня без науки» дигән мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста катнашучылар төп фәнни юнәлешләр белән таныша алдылар, кызыклы тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрделәр, фән һәм техниканың соңгы казанышлары турында белделәр һәм фәнгә кызыксынуларын үстерделәр. Бу тәҗрибәләр балалар өчен куркынычсыз һәм җиңел иде. Алар бик теләп катнаштылар һәм экспериментлар вакытында булган үзгәрешләрне күзәттеләр. Мастер-класс-балалар өчен фән дөньясына беренче адымнар ясау, гаҗәеп белем дөньясын ачу һәм чын тикшерүчеләр кебек уйларга өйрәнү өчен искиткеч мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International