«Берегите жизнь» профилактик әңгәмә

2024 елның 14 июне, җомга

14 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен «Берегите жизнь» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты: юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Ул җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә басым ясады. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре каралды, мәсәлән, тизлекне арттыру, узып китү кагыйдәләрен бозу, исерек килеш машина йөртү һәм җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы. Юлларда җәяүлеләр өчен дә, шоферлар өчен дә куркынычсыз тәртип буенча гамәли киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International