«Три цвета Родины» танып белү сәгате

2024 елның 12 июне, чәршәмбе

12 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Россия көненә багышланган «Три цвета Родины» дигән танып белү сәгате узды. 12 июньдә безнең илдә Россия көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм бөтен күпмилләтле халыкның бердәмлеген символлаштыра, һәркемнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуын искәртә. Балалар Россия көне-азатлык, тынычлык һәм яхшылык бәйрәме дигән бәйрәмнең барлыкка килү тарихын бик теләп тыңладылар. Балалар илебезнең төп символлары һәм истәлекле урыннары турында белемнәре белән уртаклаштылар. Диалог форматында уздырылган викторинада катнаштылар. Бәйрәм асфальт рәсемнәр белән тәмамланды. Һәр бала максималь күләмдә эмоцияләр һәм тәэсирләр алды, чөнки балалар үз Ватанын яраталар һәм аңа тынычлык һәм чәчәк ату телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International