«Сабантуй-халык бәйрәме», Сабантуй-милли бәйрәм» халык бәйрәме

2024 елның 9 июне, якшәмбе

9 июнь көнне Шәмәрдән авылында «Сабантуй-халык бәйрәме», Сабантуй-милли бәйрәм» халык бәйрәме узды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша һәм хореографик композиция белән башланды. Рәсми өлештә ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Р.Ишниязов һәм авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев, Дамир хәзрәт Газизов котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Яхшы традиция буенча майданга авыл предприятиеләренең алдынгыларын чакырдылар, намуслы һәм кимчелексез эше өчен тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Шулай ук ел йомгаклары буенча бәйрәм кысаларында төрле конкурсларда җиңүчеләр билгеләп үтелде һәм бүләкләнде. Сабантуй кысаларында төрле спорт һәм халык уеннары уздырылды: ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир, шашка, гэр күтәрү, «Көрәш» милли көрәше, утын кисү, аркан тарту һәм башкалар. Балалар өчен призлы конкурслар, күңелле аттракционнар, батутлар һәм татлы баллы мамык бар иде. Сабантуйны алып баручылар-Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Камил Бах һәм Казан шәһәреннән чакырылган кунаклар BLACKLAMOND_SHOW. Бәйрәм югары оештыру дәрәҗәсендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International