5 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы «Очрашу мизгеле күңелле» концертын үткәрде. Чара кунаклары «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгенең ял итүчеләре иде. Концертта барыбызның да яраткан рус халык, татар җырлары яңгырады, күңел шигырьләре яңгырады, скетч куелды. Коллектив тамашачыга концерт кына түгел, ә чын җыр бәйрәме бүләк итте. Концерт программасы дәвамында рәхмәт алкышлары тынмады.