«Бирнэ» җыю

2024 елның 1 июне, шимбә

1 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәме алдыннан «Бирнэ» җыеннарын оештырдылар. Җыеннар Фрунзе һәм 8 Март урамнары буенча уздырылды. Бирнә җыенында катнашу-авыл халкын берләштерүче һәм Сабантуйны һәркем өчен якты һәм истә калырлык вакыйга итәргә мөмкинлек бирүче яхшы традиция. Бәйрәм гармун астында җырлар, мәкальләр, милли биюләр һәм котлаулар белән үрелеп барды. Барлык татар гореф-гадәтләре һәм йолалары үтәлде. Йортларда яшәүчеләр яхшылык теләп бүләкләр тапшырдылар, балаларга конфетлар тараттылар. Чын күңелдән бәйрәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International