31 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова белән берлектә Югары Отар балалар йорт-интернаты балалары өчен «Улыбка маленьких сердец» бәйрәм программасын оештырдылар. Чара башында белгечләр аларны Балаларны яклау көне белән котладылар. Хәрәкәтле уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Мәйданда бәйрәм кәефе тудыручы музыка яңгырады. Чара кызыклы һәм бай күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Бәйрәм барлык катнашучыларга күтәренкелек һәм яхшы кәеф бирде.