29 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган «Мы спортивная семья» сәламәтлек сәгате оештырылды. Сәламәтлек-кешенең иң кыйммәтлесе, ул һәр байлыктан да кадерлерәк. Чара башында белгеч сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кешенең тормышындагы роле турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар рәхәтләнеп «Здоровье в порядке – спасибо зарядке» зарядка ясадылар һәм уеннарда катнаштылар. Балалар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен бик файдалы икәнен белделәр.