27 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты «МУЗЫКА ВЕСНЫ И ПОБЕДЫ» Бөтенроссия конкурсында катнашты. «Вокал» номинациясендә С.М. Фәтхуллина III дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә, К.Х. Вәлиуллина III дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә (рук. Әхмәтшина Г.М.). «Хореография» номинациясендә «Акварель» халык бию төркеме (рук. Хузин А.и.) III дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә, «Ritmix» бию төркеме (рук. Хузин А.И.) II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә. Җитәкчеләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.