26 май көнне Лаеш районының Никольское авылында «Каравон-2024» рус халык бәйрәме узды. Шәмәрдән мәдәният йортыннан бәйрәмдә «Тулган ай» фольклор коллетивы чыгыш ясадылар. Концерт программасы берничә сәхнәдә узды. Бәйрәм үз эченә концерт, уен һәм театральләштерелгән программаларны, осталар, халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмә-ярминкәсен оештырды. Катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.