25 май көнне Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында «Кубок ритма» халыкара сәнгать конкурсы узды. Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина «Три танкиста» вокаль-инструменталь композициясе белән укытучы А.А.Фәтхуллин җитәкчелегендә «Х. и А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалының балалар тынлы оркестры озата баруында вокалист буларак катнашты. Команда башкаруындагы «Три танкиста» вокаль-инструменталь композициясе жюри һәм тамашачыларны яулады. Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучылар I дәрәҗә лауреат дипломы һәм «Ритм» Халыкара фестиваль үзәгеннән рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Коллективка иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!