«Счастливы вместе» танып белү сәгате

2024 елның 21 мае, сишәмбе

21 нче май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән лицееның 4 «А» сыйныфы укучылары өчен Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Счастливы вместе» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Чара башында алып баручы укучыларга гаилә кыйммәтләре, төрле гореф-гадәтләр һәм гаиләнең җәмгыятьтәге роле турында сөйләде. Чара программасында балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр: төрле халыкларның традицион гаилә кыйммәтләре белән таныштылар һәм кеше шәхесен формалаштыруда гаиләнең роле турында фикер алыштылар. Шулай ук балалар игътибарына «Семья» темасына презентация тәкъдим ителде, ул гаилә традицияләре турында викторина сораулары белән дәвам итте. Балалар монда күп мәгълүматләр белделәр һәм иң мөһиме кешенең тормышында − гаилә икәнен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International