«Георгиевская ленточка» Бөтенроссия акциясе

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79-еллыгына багышланган «Георгиевская ленточка» Бөтенроссия акциясе старт алды. 6 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар белән берлектә  авыл халкы өчен Георгий тасмасын тапшырдылар. Тасманың төсләр гаммасы һәркемгә яхшы билгеле: ул Бөек Ватан сугышының төп бүләкләренең берсен — Дан орденын булдырганда кулланылган. Без Георгий тасмасын күкрәк өлкәсенә бәйлибез, шуның белән Ватаныбыз азатлыгын яклаган солдатларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачагын билгеләп үтәбез. Мондый акцияне үткәрү яңа буынга Россия тарихында иң канкойгыч сугышта җиңгән якташларының, совет солдатларының батырлыгын онытмаска ярдәм итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International