3 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында «Яхшылыкта булсын күңелең» дигән хәйрия концерты уздырды. «Тулган ай» коллективы белән бергә Югары Отар балалар интернат-йорты тәрбияләнүчесе Ваня Андреев та катнашты, анда ул гитара астында җыр башкарды. Чара барышында рухи сүзләр, шигырьләр, скетчлар яңгырады, төрле уеннар үткәрелде. Шулай ук тамашачыларны яраткан җырлары белән сөендерделәр. Чара бер сулышта узды. Нинди дә булса чикләре булган кешеләргә еш кына гади аралашу җитми, шуңа күрә барысы да очрашуга шат булдылар, моның турында кунакчыл кабул итү һәм яхшы кәеф шаһитлык бирде.