28 апрель көнне Вятские Поляны шәһәренең Н.В. Худыны исемендәге «Победа» мәдәният сараенда «Вятские выкрутасы» төбәк-ара фестиваль-конкурсының Гала-концерты узды. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында «Акварель» халык бию төркеме «Горский» биюе белән «Халык биюе» номинациясендә чыгыш ясады. Максат: сюжетлы һәм уенлы халык биюе традицияләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, Вятские Поляны шәһәрендә һәм Киров өлкәсенең, Татарстан Республикасының, Удмуртиянең, Марий Элның якын районнарында яшәүчеләрнең иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен бердәм мәдәни киңлек булдыру. Шулай ук балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Конкурста катнашучылар II дәрәҗә лауреат дипломы, кубок һәм сертификат белән бүләкләнделәр.