«Мы хотим мира» мәгълүмат сәгате

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

17 нче апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Шәмәрдән лицееның югары сыйныф укучылары өчен терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Мы хотим мира» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара террорчылык куркынычы турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән иде. Презентация ярдәмендә балалар террорчылык янаулары һәм профилактика ысуллары турындагы мәгълүматлар белән таныштылар. Бу чара тынычлык һәм куркынычсызлык өчен бергә эшләргә әзерлек билгесе булды. Чарада катнашучылар толерантлык, үзара хөрмәт һәм уяулык кына терроризмның үсеп килүче социаль базаларын кисәтергә мөмкинлек бирә дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International