«Зеленая карусель» танып белү сәгате

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

15 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән лицееның 1 «Д» сыйныф укучылары өчен экологик белемнәр көненә багышланган «Зеленая карусель» танып белү сәгате үткәрде. Чараның максаты укучыларның кеше гаебе белән килеп чыккан экологик проблемалар турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә һәм барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү һәм аларны табигатьне саклау чараларында катнашырга этәрү иде. Белем бирү сәгате барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мөхиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны-җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Аннары балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мөхитсез яши алмавын, табигатьтә зарарлы, кирәкмәгән үсемлекләр һәм хайваннар булмавын, аларның барысы да бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән булуын аңладылар. Уен формасында балаларга «Экология» темасына викторина сораулары тәкъдим ителде, анда алар зур кызыксыну белән катнаштылар. Чара дусларча сөйләшү һәм нәтиҗәләр тәртибе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International