12 нче апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 2 нче «В» сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Загадочный космос» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Чара башында алып баручы балаларны космосны үзләштерү тарихы белән таныштырды, анда алар Җир орбитасына дөньяда беренче ясалма җир иярчененең кешелек тарихында космик эраны ачуы турында белделәр. Аннары укучылар игътибарына планетаның беренче космонавты Ю.Гагарин белән космик корабльның беренче старты турында видеоматериал тәкъдим ителде. Шуннан соң, балалар уен формасында оештырылган танып белү викторинасында катнашатылар һәм рәсем эшчәнлегенә керешәләр. Укучылар үзләренең белемнәрен һәм тәэсирләрен бу истәлекле көнгә багышлап ясаган рәсемнәрендә күрсәттеләр.