«Очрашу мизгеле күңелле» концерты

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

9 апреля  көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концертын үткәрделәр. Концерт программасы «Таш суы чигару» театральләштерелгән күренеше белән башланып китте, анда Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Шәмәрдән авыл модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д.Мөхәммәтҗанова катнаштылар. Концерт программасы  матур җырлар, шигырьләр белән дәвам итте,  барлык катнашучылар тамашачыларга үз чыгышлары аша наз, шатлык һәм илһам диңгезен бүләк иттеләр. Шулай ук Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме тамашачыларны үзенең заманча биюләре белән сөендерде. Чыгышлар өлкәннәрне шаккатырды, тамашачылар рәхәтләнеп җырладылар һәм алкышладылар. Чыгышлар өлкәннәрне шаккатырды, тамашачылар рәхәтләнеп җырладылар һәм алкышладылар. Бу концерт җан өчен чын бүләк булды, анда Һәр нота язгы ачылыш һәм йолдызлы кичнең бер өлеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International