1 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты, Шәмәрдән модель китапханәсе, Шәмәрдән балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мингәр авылында «Туристические тропы» туристлар очрашуын оештырдылар. Очрашу рус халык йортында узды, анда рус халык ашлары өстәле оештырылды. Кунакларны сәламләү традиция буенча каравайдан башланды. Аннары чара частушкалар, биюләр, уеннар белән дәвам итте, рус мичендә блиннар пешерделәр. Очрашу дустанә атмосферада, бер стакан кайнар чәй һәм уңайлы утырыш артында узды.