Язучы-сатирик Фанзаман Баттал 1939 елның 16 февралендә туган. Ул киң җәмәгатьчелеккә язучы — сатирик һәм публицист буларак билгеле. Фанзаман Баттал радиотапшырулар алып баручы һәм корреспондент буларак киң танылу ала. 22 февральдә язучының тууына 85 ел тулу уңаеннан Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Сатира батыры"әдәби сәгате уздырылды. Чара барышында катнашучылар язучының тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә хикәяләр һәм юмористик әсәрләр тәкъдим ителде. Аның китаплары бер укучыны да игътибарсыз калдырмады, һәркайсы аның иҗаты белән танышты һәм яраткан китабын ала алды.