Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яңа Мичән мәдәният йорты"Каенкай" балалар бакчасында «23 февральгә бүләкләр»открыткасын ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар гади, әмма якты һәм күңелле открыткалар ясадылар. Барлык открыткалар да матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты, чөнки балалар үзләренең иҗатына «җан җылысын»салдылар.
Үз куллары белән ясалган бүләкләр бу бүләкне ясаган кешегә дә, аның өчен билгеләнгән кешегә дә бик күп уңай эмоцияләр китерә. Оригиналь открыткаларны балалар Ватанны саклаучылар көнендә яраткан әтиләренә, бабайларына һәм абыйларына бүләк итәчәк.