Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
рус
тат
Афиша мероприятий
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
ноябрь, 2024 ел
«Һәрвакыт булсын әни!»дигән ял кичәсе
Ел саен бөтен дөньяда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә! Әниләр көне-күңелне нечкәртә торган бәйрәм, ул безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен искә төшерә. 22 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Һәрвакыт булсын әни!»дигән ял кичәсе оештырдылар. Бәйрәм чарасында Тимершык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе дә катнашты. Барлык концерт номерлары мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән башкарылды. Әниләргә җылы сүзләр, изге теләкләр, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады. Кичәне әниләр катнашында «Безнең уен» интеллектуаль уены белән дәвам иттеләр. Уен җылы һәм дустанә атмосферада узды. Әниләр "Ханымнар" һәм "Супер әниләр"командаларына бүленде. Уен берничә турдан торды. Сорауларга җавап биргәндә, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Барлык сораулар да катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Жюри фикеренчә, әниләр биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм дуслык җиңде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәдән һәркем дә кәнәгать калды.
21
ноябрь, 2024 ел
"Фронт эте"
21 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Фронт эте"виртуаль музеена сәяхәт оештырылды . Сугыш елларында этләрнең нинди «һөнәрләргә» ия булулары турында сөйләделәр. Болар-санитарлар да, минерлар да, разведчиклар да, элемтәчеләр дә, танк истребительләре дә, хәтта десантчылар да!Балалар сугыш чорындагы иң атаклы эт үрчетү мәктәбе һәм атаклы кинологлар, иң талантлы йорт хайваннары рекордлары — коткарылган яралылар, зарарсызландырылган миналар саны турында белделәр
«Әниләр бар әле дөньяда» бәйрәм концерты
21 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган «Әниләр бар әле дөньяда» дигән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчәннәре, «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалы катнашучылары, Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире катнашты. Концертның беренче минутларыннан ук күңелле һәм сокланулы атмосфера барлыкка килде. Бәйрәм концерты күңелгә ятышлы җырлар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, халык һәм заманча биюләре белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләр турында җырлар, рәхмәт сүзләре, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга теләкләр яңгырады.
19
ноябрь, 2024 ел
"Кече - туганнарыбыз"
Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә хайваннарга багышланган "Кече- туганнарыбыз”" исемле уен - викторина үткәрелде. Балалар бергәләп табышмакларны чиштеләр, ребуслар чиштеләр, хайваннар турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр, кычкырып әкиятләр укыдылар, шулай ук хайваннар турындагы китаплар белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз