«Войной изломанное детство» патриотик сәгать

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

8 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 5 «Г» сыйныфы укучылары өчен Герой-антифашистны искә алу көненә багышланган «Войной изломанное детство» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Әлеге чараның төп максаты һәм бурычлары: укучыларны яшь герой-антифашист көне тарихы белән таныштыру, Ватанга мәхәббәт, патриотлык хисе тәрбияләү һәм ил тарихын өйрәнү иде. Чара башында алып баручы яшь антифашистлар, аларның ничек көрәшүләре һәм яшь булуларына карамастан ничек исән калулары турында сөйләде. Аннары укучылар игътибарына документаль фильм тәкъдим ителде. Балаларны Бөек Ватан сугышы елларында булган хәлләр, яшүсмерләрнең шундый булуы бик гаҗәпләндерде. Патриотик сәгать Ватанны саклаганда һәлак булган  яшь геройларны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International