1 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Студент, лови момент!» Россия студентлары көненә багышланган күңел ачу программасын оештырдылар. Чара башында алып баручы бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләде. Ике командага бүленеп, балалар интеллектуаль викторинада катнаштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр һәм моның өчен баллар алдылар. Күңел ачу программасы төрле күңелле уеннар һәм конкурслар белән дәвам итте: «Задуй свечу», «Умная сова», «Точно в цель» һәм башкалар. Чара ахырында җиңүчеләр ачыкланды, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу очрашу яшьләр өчен яхшы кәеф атмосферасында мавыктыргыч һәм кызыклы вакыт үткәрү булды.