2024 елның 26 гыйнварында Каенкай балалар бакчасында Яңа Мичән мәдәният йорты , авыл китапханәсе, балалар бакчасы белән берлектә Гаилә елы кысаларында “Гаилә-иң җылы учак”дип исемләнгән Гаилә бәйрәме үткәрде.«Гаилә һәм китап" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды, анда гаилә белән уку өчен нәфис әдәбият, бергәләп ял итү өчен китаплар, гаилә мәсьәләләре һәм бала тәрбияләүдә гаиләнең роле тәкъдим ителә. Китапханәче Гаилә, мәхәббәт, хөрмәт, теләктәшлек һәм мәхәббәт чыганагы, цивилизацияле җәмгыятьнең гаиләгә нигезләнүе, кешенең гаиләсез яши алмавы турында сөйләнде, бәйрәм кичәсендә катнашучыларны тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштырды. Ата-аналар викторинада кызыксынып катнаштылар. Күчмә уеннар, күңелле конкурслар балаларны һәм ата-аналарны берләштерде, күңел ачулар өстәде. «Гаилә елы" ачылышының соңгы өлеше булып балалар, ата-аналар бергә башкарган «Гаилә" җыры тора