«Это у нас семейное» әңгәмә

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

22 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Это у нас семейное» дип исемләнгән әңгәмә оештырдылар. Бу чара кысаларында гаилә кыйммәтләренең мөһим аспектлары турында фикер алыштылар, шулай ук җәмгыятьтә гаиләгә ярдәм итү ысуллары җентекләп каралды. Әңгәмә барышында гаилә кыйммәтләренең әһәмиятенә һәм шәхес формалашуына гаиләнең нинди йогынты ясауына аерым игътибар бирелде. Бу тема гаилә институтына ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә үз өлешен кертәчәк. Бу чара үсеп килүче буынга гаиләнең кыйммәтен аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International