Һәркемнең яраткан бәйрәме − Яңа ел якынлаша. Яңа Мичән мәдәният йортында матур кәеф булдыру өчен яшүсмерләр Яңа ел тартмасын ясау буенча мастер-класс оештырылды, ул 2023 елның 21 декабрендә узды. Барлык катнашучыларга яңа елга булачак бүләк өчен матур пакет яки чыршы төбенә куюөчен бүләк итеп декор ясарга тәкъдим ителде. Мастер-класс нәтиҗәләре буенча һәр катнашучының уникаль Яңа ел тартмасы барлыкка килде, чөнки һәркайсы үз фантазиясен күрсәтте һәм үз зәвыгына декор белән бизәде. Бу чарада Яңа Ел кәефе хөкем сөрде: барысы да бүләкләр идеяләре белән уртаклаштылар, аларны тартма эченә куеп була һәм чыршы декоры өчен тартманы ничек яхшырак бизәү турында уртаклаштылар.