"Токмач бәйрәме"

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

23 ноябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында «Токмач бэйрэме "    узды .". Бәйрәмдә дүрт команда катнашты, һәркайсында өчәр катнашучы, алар составына авыл халкы керә. Конкурс өч этаптан тора: беренчесе – камырны басу, икенчесе – камырны җәю һәм өченчесе – камырны кисү. Командаларның эшен жюри әгъзалары күзәтте һәм бәяләде. Конкурста урыннар « иң оста кисүче», «иң нечкә камыр», «иң тәмле камыр»номинацияләре өчен бирелде. Катнашучылар шулай ук кунакларны каршы алу осталыгын күрсәттеләр, бәйрәм өстәле өчен сыйлар әзерләделәр. Конкурс этаплары арасындагы тәнәфесләрдә бәйрәм кунаклары өчен җыр һәм бию номерлары белән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады һәм конкурслар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International