Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
рус
тат
Афиша мероприятий
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
март, 2026 ел
"Саба-ЧанаФест" фестивале
28 февральдә кышның соңгы көнендә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Курше» республика фестиваленең кышкы сезоны «ХӘЗИНӘ» проекты кысаларында Саба районының мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган «Саба ЧанаФест"фестивале булды. Әлеге иҗади чаналар бәйгесендә Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья Чурчи, Язлы Арташ , Олы Арташ авыл клублары мәдәният хезмәткәрләренең " Дуслык" командасы чыгыш ясады. Чанабызны " Мәдәният чанасы" дип исемләү юкка гына түгел. Бөек Тукайның 140 еллыгын һәм халыклар дуслыгын чагылдырган, татар орнаментлары белән бизәлгән чанабыз 3 урынга лаек булды.
28
февраль, 2026 ел
Б.Арташ "Чана-фест"
Республикабызда башланып киткән “Күрше-фест” кышкы фестивальне дәвам итеп,бүген, Сабаның үзәк мәйданында Чана- Фест фестивале узды. Әлеге иҗади чаналар бәйгесендә Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья Чурчи, Язлы Арташ , Олы Арташ авыл клублары мәдәният хезмәткәрләренең " Дуслык" командасы чыгыш ясады. Чанабызны " Мәдәният чанасы" дип исемләү юкка гына түгел. Бөек Тукайның 140 еллыгын һәм халыклар дуслыгын чагылдырган, татар орнаментлары белән бизәлгән чанабыз 3 урынга лаек булды. Бәйрәмгә җыелган халык иҗади чаналарга сокланып, агитбригада чыгышларын тыңлап, татар халкының тәмле ризыклары белән сыйланып , рәхәтләнеп ял итте. Әлеге чараны матур итеп оештырган район мәдәният йортына һәм бәйрәмдә катнашучы коллегаларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлеге чара безгә тәҗрибә туплау һәм уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек бирде.
27
февраль, 2026 ел
«Хәвефле сызык»-профилактик тематик сәгать
27 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Хәвефле сызык»дигән тематик сәгать үткәрелде. Башта балалар террорчылыкның нәрсә икәнен һәм террорчының кем икәнен белделәр. Хикәядән алар террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, террорчыларның тотакларына эләккән очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген белделәр. Катнашучылар белән террористлар белән конфликтка ничек кермәскә, тәрәзә һәм ишекләрдән ераграк торырга, махсус хезмәтләр таләпләрен үтәргә дигән әңгәмә үткәрелде. Ахырда катнашучыларга тагын бер тапкыр ашыгыч хезмәт телефоннарын искә төшерделәр.
25
февраль, 2026 ел
"Сэламэтлек азбукасы"-викторина
Чара барышында начар гадәтләр, витаминнар, дөрес туклану, көн режимы турында фикер алыштылар. Сәламәт туклану һәм үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы, дип сөйләделәр. Балалар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлекләренә кагылышлы барлык нәрсәләр турында сөйләштеләр. «Спорт һәм туклану», «Сүзләр тап»викториналарында һәм конкурсларында катнаштык. Үткәрелгән чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча тиешле белем, күнекмәләр алдылар һәм аларны көндәлек тормышта кулланачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз