Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
рус
тат
Афиша мероприятий
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
«Авыл кайчандыр монда яшәгән һәркемне хәтерли»- туган якны өйрәнү сәгате
3 март көнне клубта Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә «Авыл кайчандыр монда яшәгән һәркемне хәтерли»дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чара Кече Ватан тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде. Очрашу кече Ватанның нәрсә булуы турында сөйләшүдән башланды. Чарада катнашучылар авылның ничек барлыкка килүен, беренче күчеп килүчеләрнең кемнәр булуын һәм монда нинди халыклар яшәвен белделәр. Алар Саба районы торак пунктлары тарихы турындагы китаплар белән таныштылар, туган авылы тарихы, академик Ә.Кәримуллин турында альбомнар карадылар, авыл һәм аның халкы турында кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Чарада катнашучылар үзләре өчен туган авылларының данлы тарихын, аның хезмәт юлын һәм уникальлеген ачтылар.
3
март, 2026 ел
“Россия геройлары турында” - тематик әңгәмә
3 март көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында “Россия геройлары турында” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында сүз үзенең тормышын кызганмыйча тыныч тормыш өчен көрәшкән һәм көрәшүче егетләр турында барды. Алып баручылар махсус хәрби операциядә катнашучыларның да батырлыклары турында сөйләделәр. Алар арасында безнең якташлар, авылдашлар да бар. Әңгәмә тематик презентация карау һәм күргәзмә буенча чыгыш белән үрелеп барды.
«Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр»
3 март көнне Эзмә мәдәният йортында гражданнар оборонасы көненә багышланган «Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр» дигән чара булып узды. Чарада Саба районы буенча гражданнар оборонасы буенча әйдәүче белгеч Тимергалиева Ландыш Рушановна катнашты. Укучылар белән нинди хәбәр итү сигналлары булырга мөмкин, аларны кайда ишетергә мөмкин, һәркайсында нинди гамәлләр кылырга, гадәттән тыш хәлләр булганда ничек эвакуацияләнергә һәм табибка кадәр беренче ярдәмне ничек күрсәтергә икәнлеге турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында нинди гамәлләр кылырга кирәклеге темасы яктыртылды. Мондый чараларның максаты-халыкны уяу булырга, тәҗрибә бирергә һәм килеп туган шартларда паникасыз эш итәргә өйрәтү
«Чанафест»та катнашу
28 февральдә Байлар Сабасында «Чанафест»креатив чаналар фестивале старт алды. «Чанафест " фестивале-иң якты һәм ординар булмаган чараларның берсе. Бүген фестивальдә катнашучылар үзләренең фантазияләрен һәм креативлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнең беренче өлешендә оригиналь чаналар парады , ә икенче өлеше агитбригадалар чыгышыннан торды , анда һәр команда үз иҗатын тәкъдим итте, .Кышкы көн булуга карамастан, үзәк мәйданда катнашучылар һәм тамашачылар хис-кичерешләреннән эссе булды. Иң яхшыларын сайлау җиңел булмады. Барлык катнашучылар да фестивальгә лаеклы әзерләнделәр. Безнең коллектив-Иштуган мәдәният йорты, "Царевна Аккош" һәм "Иштуган матрешкалары" исемле чыгыш ясап, чананы Аккош һәм Матрешка рәвешендә ясады (татар, удмурт, рус халкының милли бизәкләрен кулланып). Ә агитбригадалар номинациясендә тамашачыларга өч телдә такмаклар тәкъдим иттеләр.Хезмәтебез лаеклы бәяләнде, шуның нәтиҗәсендә без 1 урынны алдык!Оештыручыларга барлык катнашучыларның да кәефе яхшы булган искиткеч бәйрәм өчен зур рәхмәт!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз