11 март көнне Урта Нырты авыл клубында «Свет мой зеркальце скажи..» исемле конкурс программасы үткәрелде. Катнашучылар конкурсларда бик теләп катнаштылар, мәкальләр, табышмаклар яңгырады, әмма үзләренең осталыкларын да күрсәтергә өлгерделәр. Конкурс программасы яхшы кәеф атмосферасында узды, барлык катнашучыларда да уңай тәэсирләр генә калдырды. Чара ахырында барлык катнашучыларга татлы призлар тапшырылды