8 мартка матур стена газетасы барлык әниләрне, әбиләрне, апаларны, укытучыларны, сыйныфташларны, язгы бәйрәме белән котларга ярдәм итә. Ләкин аны авыл клубларында гына ясамыйлар. Коллективның ир-ат яртысы төрле офисларда, учреждениеләрдә шулай ук еш кына котлау сүзләрен нәкъ менә шундый форматта яза. Шуңа күрә матур, оригиналь стена газетасын бизәү өчен идеялар бик күп. 3 март көнне Урта Нырты авыл клубы хезмәткәре балалар белән бергә стена газетасы чыгардылар. Якты буяулар, карандашлар белән рәсем ясадылар, теләкләр яздылар. Бу төсле, истәлекле, оригиналь композиция иде.