Бүген, 7 июль көнне, "Нургали" мәчетендә балалар өчен җәйге лагерьның икенче көне үтте. Гадәттәгечә өйлә намазы укылды. Әхмәд хәзрәт "ашау әдәпләре" турында сөйләде. Бу өлеш тәмам булгач, "толерантлык" турында мультфильм каралды. Аннары бергәләп мультфильмга анализ ясадык, күргән, ишеткәннәр буенча фикер алыштык. Акылны, фикерләү сәләтен, әклакны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар, урамда күңелле уеннар белән үрелеп барылды. Уйнап арылгач, өстәл артында тәмле ризыклар белән сыйланып, хәл дә алдык. Бүген балалар өй эше итеп бирелгән, "Ихлас" сүрәсен сөйләделәр. Шулай ук гарәп алфавитын өйрәнү дәвам ителде. Бүгенге көн дә бик мавыктыргыч һәм файдалы үтте.