18 март көнне Лесхоз мәдәният йортында “Без бергә” дип исемләнгән Республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваленең район туры булып узды. Әлеге фестивальнең төп максаты – балалар арасында халык иҗатын үстерү, талантларын ачу. Мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәләре урын алды. Сәхнәдә сәләтле балалар чыгыш ясады. Бүгенге зонада Кибәче, Икшермә, Олы Арташ, Лесхоз мәктәпләре катнашты. “Без бергә” фестивале 8 номинациядә үтте. Фестивальдә мәктәп укучыларыннан тыш иҗатка, сәнгатькә гашыйк гаиләләр дә катнашты. Алар сәхнә түрендә халык җырларын башкардылар, биеделәр, нәфис сүз осталыгында сыналдылар, әкиятләр күрсәттеләр.