Сабантуй алдыннан сөлге җыю йоласын һәркем көтеп ала. 4 июнь көнне Өтернәс авылында яшьләр, балалар белән бәйрәм өчен сөлгеләр, бүләкләр җыелды. Сөлге җыючылар татар халкының матур көйләрен гармунга кушылып җырлап урамнар буйлап үттеләр. Ә авылдашлар аларны буләкләр, күчтәнәчләр, сый тулы өстәлләр белән каршыладылар, бирнә җыючыларны милли гореф – гадәтләрне саклый белгәннәре өчен хөрмәтләделәр.
3 июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл модель китапханәсе белән берлектә Фрунзе, 8-Март урамнары буенча «Бирнә» җыеннарын оештырдылар. Кичә барышында гармун астында матур җырлар башкардылар, биеделәр, якынлашып килүче Сабантуй бәйрәме белән котладылар. Барлык татар гореф-гадәтләре һәм йолалары үтәлгән. Йортларда яшәүчеләр яхшылык теләп бүләкләр тапшырдылар, балаларга конфетлар тараттылар. Чын күңелдән бәйрәм булды.
3 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре мәктәп каршында эшләүче «Радуга» лагерына йөрүче балалар өчен Россия Федерациясендә укытучы һәм остаз елына багышланган «Если бы я был учителем» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара укытучыларның һәркемнең тормышында остаз роленда турында презентация күрсәтүдән башланды. Аннары балалар укучылар белән укытучыларның сыйфатлары турында фикер алыштылар һәм «укытучы» төшенчәсенең мәгънәләрен ачтылар. Әңгәмә ахырында алып баручылар укытучы һөнәренең югары иҗтимагый әһәмияте турында ачыкладылар. Чөнки укытучылар һәрберебез өчен дөньяны ачалар безгә, һәр гаиләдә һәм җәмгыятебездә сакланган гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрне җиткерәләр.
Сөлге җыю-татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йола, һәм аны барлык кешеләр дә шулай көтә. Гармониның шаян тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистлар белән бергә бии башлыйлар, сабантуй өчен бүләкләр алып чыгалар. Шул максаттан 4 июньдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе оешмалары белән берлектә "Сабантуй" милли бәйрәменә бүләкләр җыйдылар.
Бүгенге көндә Россиядә яшүсмерләрнең сыра белән мавыгу проблемасы бик кискен тора. Коры статистика саннары шаккаттыра! 3 июнь көнне Иштуган авылы мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре яшүсмерләр белән "Сыра турында ачы хакыйкать" темасына мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында алып баручы бүген бу эчемлекнең нинди серләр яшергәнен сөйләде. Сыраның зарары турында презентация күрсәтелде. «Сыра алкоголизмы»ның беренче билгеләре, аның үзенчәлекләре һәм масштаблары, бу эчемлекнең яшь кеше организмына психологик һәм физиологик тәэсире, баш миенә, йөрәгенә, бөерләренә һәм бөтен организмга ничек тәэсир итүе турында сөйләделәр. Шулай ук хәзерге вакытта яшүсмерләр һәм яшьләр арасында популяр алкогольсез сыра һәм энергетик эчемлекләрнең зыяны турында да сөйләнде. Сыра турында сөйләшү - үз-үзеңне саклау, шәхси иминлек, исән калу турында.Яшүсмерләр үзләренә шактый күп файдалы мәгълүмат алдылар.
3 июньдә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары белән бергә милли Сабантуй бәйрәме өчен бүләкләр җыю оештырдылар. Халык йоласы буенча, Сабантуй бәйрәменә әзерлек билгеләнгән көнгә берничә атна кала башлана. Бүләкләр җыю йоласы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Сөлгеләр җыю-татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йола. Бу традицияне, безнең авылда, бүгенге көнгә кадәр саклыйлар. Милли кием кигән авылдашлар, яшьләр, җырлар, яхшы теләкләр белән бөтен авыл буйлап бүләкләр җыйдылар, һәр йортка кереп, иң матур бәйрәмгә чакырдылар.
Татарстанның төрле районнарында үз гореф-гадәтләре бар. Шуларның берсе- сабан бәйрәменә бүләкләр җыю - республиканың барлык почмакларында да сакланып калган. Бу гадәт буыннан-буынга күчә, авыл халкын берләштерә һәм яшьләргә гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтү үрнәге булып тора. 3 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре авылдашларыбыз һәм җирлек башлыгы белән берлектә "Бирнә җыю" -Сабантуйга бүләкләр җыю оештырдылар. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли костюмнарда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар Авыллар буйлап йөрделәр һәм барысын да традицион бүләкләр җыюда катнашырга чакырдылар. Егетләр, ир-атлар, малайлар урамнар буйлап тезелеп йөрделәр һәм бөтен авылга ишетелерлек халык җырларын кычкырып җырладылар. Гармунның дәртле тавышына өйдән чыгып, авылда яшәүче һәркем биюгә кушылды.Авыл халкы үзләренең юмарт бүләкләрен, балаларга тәм - томнарын чыгардылар. Җылы сүзләр, иминлек, уңышлы ел теләкләре яңгырады. Бирнә җыючылар һәркемгә күңелле җырлары белән рәхмәтләрен белдерделәр, бәйрәм чарасына җәлеп итеп, «Сабантуй-2023»кә чакырдылар. Күңелле, җыр-биюгә бай бәйрәм булды
3 июнь конне Елыш авыл клубы балалар белән берлектә "Балалар Сабантуе" өчен авыл буенча бирнә жыйды. Авылдашлар үзләренең зур теләкләрен теләп балаларга бүләкләрен тапшырдылар, конфетлар тараттылар һәм күчтәнәчләр белән тәмле чәйләр эчерделәр. Бу бирнә жыю балалар өчен чын бәйрәм булды.
3 июнь көнне Килдебәк авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче, «Сабан туе» бәйрәмен үткәрү өчен авыл халкыннан бирнә җыюны оештырдылар.
"Сабантуй" нидән башлана? Әлбәттә инде бирнә җыюдан. Ата-бабаларыбыздан калган, буыннан-буынга күчеп килгән бу матур традицияне авылларыбыз югалтмыйча саклап калырга, яшь буынга тапшырыга тырыша.
Керәнне авылында 3 июнь көнне Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Яшеллеккә төренгән авыл урамнарына гармун моны аша бәйрәм рухы таралды. Әбиләр, апаларнын күнелләрен кузгатып, кыз чакларын, килен булып төшкән вакытларын искә төшереп, бирнә җыючылар өйдән өйгә йөреп яшен- картын бәйрәмгә дәшеп йөрделәр. Йорт хуҗалары матур киемнәрен киеп, бүләкләрен әзерләп кунакларны ачык йоз белэн каршы алдылар, булдыра алганча үзләреннән Сабантуйга өлеш керттеләр. Апалар, әбиләр, еракта, зәнгәр томан калган, бөтенлзй башкача булган, яшьлектәге Сабантуйларын искә алып, сиздермичә генә күз яшьләрен сөрттелэр. Онытылмасын, буыннардан-буыннарга күчеп яшәсен иде Сабантуйлар, бирнә жыюлар.