Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 6 сентябрьдә Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе белән берлектә "Күркәм кием - тән зиннәте"тематик сәгате үткәрелде. Чара кунаклары - "Милли киемнар"конкурсында катнашучылар. Чара барышында татар милли костюмының матурлыгы турында сөйләнелде, күргәзмә белән таныштырылды, кием тарихлары турында сөйләнелде.Ахырда конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде, дипломнар алды.Катнашучылар үзләренең яраткан киемнәре турында да сөйләделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
31 августта Яңа Мичән мәдәният йортында укытучы һәм остаз елына багышланган «укытучыларга аерым хөрмәт» дигән танып белү әңгәмәсе узды. Чара барышында балалар «укытучы» һөнәре турында белделәр, ул бик җаваплы һәм авыр, һәм зур табыш таләп итә. Без укытучыларыбыздан язарга һәм укырга өйрәнәбез, яңа һәм кызыклы нәрсәләр өйрәнәбез, шулай ук гадел, игелекле, намуслы булырга өйрәнәбез. Әңгәмә ахырында балалар укытучы һөнәре зур хөрмәткә лаек дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки укытучылар балаларны үстерергә һәм тәрбияләргә ярдәм итәләр, аларга үз хезмәтләрен һәм җаннарын салалар. Сөйләшү кызыклы һәм аңлаешлы булды.
Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында 30 август көнне Яңа Мичән мәдәният йортында " Татарстан-минем республикам" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.Башта балаларга Безнең республика, Татарстанның Дәүләт символлары һәм Казан шәһәренең төп тарихи истәлекле урыннары турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр сөйләделәр, шулай ук республикада нинди милләтләр яшәве турында сөйләделәр. Аннары әлеге тематика буенча викторина үткәрелде, аның барышында катнашучылар Туган республика турында булган белемнәрен ныгыттылар, шулай ук кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар.
30 августта Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Аглиевлар гаиләсендә булалар. Аларның үз улы бар . Улларыбызны – чын Ватанны саклаучыларны лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
26 август конне Яна Мичэн мэдэният йорты хэм авыл библиотекасы катнашында махсус хэрби операциядэ катнашучыларнын эти- энилэре белэн"Тыныч булсын иде доньялар" дип исемлэнгэн очрашу кичэсе оештырылды. Кичәдә катнашучылархөрмәтенә җырлар янгырады, шигырьләр сөйләнде, биюлэр башкарылды, олы рәхмәт сүзләре, изге теләкләр әйтелде. Аналарга шундый батыр ул үстерүлэре өчен җылы теләкләргә кушып чәчәк бәйләмнэре булэк ителде.Кичэдэ катнашучылар оештыручыларнын күрсәткән хөрмәтенә, чиксез рәхмәтләрен җиткерделэр. Очрашу ахырында истәлек фотосы ясалды.
Бэйрэмнен спонсоры ОО Саба жэмгыятенен Мичэн филиалына чиксез рэхмэтлебез.
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре 22 августта "Каенкай" балалар бакчасында "Россиянең өч төсе"тематик сәгате үткәрделәр. Чаралар барышында балаларга флагның барлыкка килү тарихы, аның төсе һәм дәүләт символларын саклау кирәклеге турында сөйләделәр.Балалар Россия флагын башка күп кенә флаглар арасында аерып алырга һәм табарга өйрәнделәр, дәүләт символикасының билгеләнеше турында күзаллаулар алдылар һәм ныгыттылар, Ватаныбыз флагы төсләренең символик мәгънәсе турында белделәр, Россия флагын зур кызыксыну белән карадылар һәм рәсем ясадылар.
Элекке вакытларда игеннәр өлгерүен, уракка чыгарга вакыт җиткәнме, юкмы икәнлеген авылның өлкән, тәҗрибәле картларыннан сорашып, белешеп торганнар.Урак башлануның үз ырымы булган.Кулы ,,җиңел” кеше кырга чыгып, уракны беренче булып башлап куярга тиеш, дигәннәр.Уракны бер кешедән,уңганрак кешедән башлатканнар. Кайсы кеше атнакич көнне, кайсы базар(ял) көнне уракны башлаган.Усал кешеләр караңгыдан чыгып башлап куйганнар. Андый беренче башлап куючылар турында авыр куллы булды, дигәннәр.. Эшне башлау авыр түгел, ә тәмамлау авыр, дип әйтсәләр дә, һәр эшнең башлануына безнең ата-бабаларыбыз аерым әһәмият биргәннәр.
Урак өсте-озын эш. Ул кешегә генә түгел, табигать көчләренә дә бәйле.
Яңа Мичән мәдәният йорты авыл мәдәният йортының “Нур” фольклор ансамбле әгъзалары белән халык гореф-гадәтләрен, йолаларны популярлаштыру, саклау һәм үстерү максатыннан “Урак уру, көлтә бәйләү” йоласын башкардылар. Бергәләп җырлый-җырлый урак уруны, көлтә бәйләүне һәм ашлык сугуны күрсәттеләр.
Урак өсте йоласы -бу гасырлар дәвамында тамырланган матур йола гына түгел, җиргә һәм игенчеләргә хөрмәт, халык традицияләрен, туган җирне ярату һәм хөрмәт итүнең, үсеп килүче буын патриотизмын тәрбияләүнең ачык мисалы.
19 нчы август көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Лесхозга экскурсия оештырдылар. Истәлекле урыннарда булып,каникулның бер көнен файдалы һәм күңелле итеп ял иттеләр.
17 августта Россиядә самовар көне билгеләп үтелә . Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннаЯңа Мичән й авыл китапханәсе мәдәнят йорты белән берлдектә "Самовар куйдым күмерсезисемле " тематик кичә үткәрделәр...Чара барышында самоварның барлыкка килү тарихы,төрләре, төзелеше белән таныштылар. Самоварның туган иле Тула дип санала. Шулай ук самоварның муллык, иминлек, гаилә уңайлылыгы, бәхет символы булып саналуын да белделәр. Чара кунаклары викторина сорауларына актив һәм бердәм җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, мәкальләрне искә төшерделәр. Бәйрәм концерт номерлары белщн аралаштырылып алып барылды.Күргәзмә оештырылды. Чара ахырында самовардан чәй эчтеләр.
17 август көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Бәхетле балачак»дип исемләнгән балалар урам концерты оештырылды. Чара авылның барлык балаларын берләштерде: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары, җирле һәм килүчеләр. Иҗади номерлар күрсәтү, яңа талантлар ачу, күңелле кәеф бу концертны озата барды. Балалар биюләр, дуслык, туган як һәм аңа мәхәббәт турында җырлар башкардылар. Барлык чыгышлар да якты, онытылмаслык иде. Тамашачылар кечкенә артистларга озак һәм җылы кул чаптылар.