ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2023 ел
сишәмбе

Ел саен 22 августта Россиядә Россия Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көн хөрмәтенә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә балалар өчен "Россия флагы - хөрмәт һәм билге"мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучыларга илебезнең символлары турында сөйләдек. Балалар Россия флагы төсләренең мәгънәсе турында белделәр, Россия Федерациясе символлары: герб, флаг һәм гимн белән таныштылар. Шулай ук балалар белән бергә "Россия тәрәзәсе"Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Тэги: Туктар авыл клубы

20
август, 2023 ел
якшәмбе

20 августта Туктар авыл клубында ПК буенча "чәч бизәкләре" ясау буенча мастер-класс уздырыла.100әр сумнан 8 билет.

Тэги: Туктар авыл клубы

3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Барлык балалар да җәйне яраталар, чөнки бу елның иң якты һәм күңелле вакыты.Балалар өчен бу күптән көтелгән каникуллар вакыты, аларны җылылык, шатлык һәм уңай эмоцияләр көтә. Иң мөһиме, җәйдә бик күп кызыклы чаралар табарга мөмкин. Елның бу искиткеч вакытында  Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә  балалар өчен "Бәхетле балачак" дип исемләнгән концерт программасы оештырылды. Балалар рәхәтләнеп җырлар җырладылар, яраткан шигырьләрен сөйләделәр.Катнашучылар уңай эмоцияләр белән тулыландылар һәм күңел ачтылар.

Тэги: Туктар авыл клубы

2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Актив һавада уйнау белән табигатькә Экскурсия-каникул вакытында сәламәтлеккә файда китерү өчен бик яхшы ысул. 2 августта Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә балалар өчен "Бәхетле балачак" дип аталган экскурсия үткәрде.Шулай ук балалар командалар арасында ярыштылар. Актив уеннардан соң балалар тәмле ризыклар белән сыйланалар.

Тэги: Туктар авыл клубы

1
август, 2023 ел
сишәмбе

1 августта Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен Язучының юбилее хөрмәтенә "Роберт Миңнуллин шигърият йолдызы" дигән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрь тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр, төсле иллюстрацияле китаплар белән таныштылар. Шигырьләр дә укыдык.

Тэги: Туктар авыл клубы

13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

13 июльдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә "цирк дөньясында"күңел ачу программасын үткәрә.Балалар цирк артистларын дәртләндереп, уеннарда һәм ярышларда актив катнаштылар.Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.

Тэги: Туктар авыл клубы

11
июль, 2023 ел
сишәмбе

Балачактан ук әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы һәм саклануы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү мөһим. Шул максаттан 12 июльдә Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен «Туган як чишмәләре»дигән экологик сәгать үткәрде. Чара барышында кеше өчен суның роле турында сөйләделәр, аның пычрануының төп факторларын ачтылар, су ресурсларына сакчыл карарга чакырдылар. Шулай ук балалар чишмә тарихы һәм туган як традицияләре белән таныштылар.

Тэги: Туктар авыл клубы

11 июльдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә сөт фермасына экскурсия оештырды һәм "авыл хуҗалыгы һәм без"темасына мәгълүмат сәгате үткәрде.Балалар робот фермасы белән якыннан таныштылар, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Тэги: Туктар авыл клубы

8
июль, 2023 ел
шимбә

8 июля в Туктарском сельском клубе  состоялся цирковая шоу-программа «Триумф». Представление детям очень понравилось. После представления можно было приобрести разнообразные цирковые сувениры, сфотографироваться с  животными. 

Тэги: Туктар авыл клубы

7
июль, 2023 ел
җомга

7 июльдә мөдир. Туктар авыл клубы "Туган ягым табигате"балалары белән экскурсия оештырды.Табигать матурлыгы,дару үләннәре һәм "Шарлама"янындагы чиста һава турында сөйләшү булды.,Табышмаклар чиштеләр.Балаларга Экскурсия ошады.

Тэги: Туктар авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International