4 ноябрьдә Туктар авыл клубы Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Башваткыч" үткәрә.Чарада катнашучылар бу бәйрәм һәм авыл тарихы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.Бу сорауларга җавап биреп,катнашучылар очко җыялар, һәм иң күп очко җыеп, Хайбиев Данис җиңүче була.Барлык катнашучылар да призлар белән бүләкләнде.
3 ноябрьдә Туктар авыл клубы яшьләр өчен «Бердәмлектә – көч» темасына әңгәмә үткәрде, газета чыгарды ,бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм ял көне дип игълан ителүе турында сөйләде.
1 ноябрьдә Туктар авыл клубында"имин интернет "темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Яшьләр интернетның уңай һәм тискәре яклары турында белделәр.
17 октябрьдә Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне " XI халыкара акциясенә кушыла һәм әдәби сәгать үткәрә
Башлангыч сыйныф укучылары өчен» Лермонтов юлларын укыганда". Чара барышында укучылар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Шулай ук укучылар белән бергә яраткан шигырьләрен кычкырып укыганнар: Парус, Бородино, Осень.
14 октябрьдә Туктар авыл клубында "авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек көне"уздырыла.Бәйрәмгә "Октябрь" ҖЧҖ бригадасында эшләүче барлык хезмәткәрләр, Килдебяк бригадасы чакырылган иде.Бәйрәм мөфти Зиннәтуллин Р. н., бригада идарәчесе Әхмәтҗанов Илназ Илсур улы,поселок башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы чыгышы белән башланды.Бәйрәм чарасы концерт номерлары,уеннар белән үрелеп барды .Бәйрәм кичәсен оештыруда СК һәм китапханә хезмәткәре актив катнашты.(Барлыгы 75 кеше)
12 октябрьдә Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә «Ак калфак» клубы әгъзалары өчен "татар халык ризыклары"дигән чара уздырылды. Татар милли аш-суының, башка халыкларның аш-сулары кебек үк, гасырлар төпкеленә барып тоташкан тамырлары бар. Чара барышында милли татар ашлары катнашучылары белән фикер алыштылар һәм татар ашлары татар халкының уртак мәдәни һәм көнкүреш традицияләре, аның тарихы, яшәү рәвеше һәм хуҗалык алып бару ысуллары белән тыгыз бәйләнгән дигән нәтиҗәгә килделәр. Түгәрәк өстәл артында һәр хуҗабикә татар кухнясының милли ризыкларын әзерләү серләрен сөйләде.
11 октябрьдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «Авыл тарихы музейларда»дигән тарихи сәгать үткәрде. Чара барышында авыл музее белән таныштык. Музейга килгән өлкән яшьтәге кешеләр һәр экспонатны бик теләп искә алдылар. Элекке эш коралларын күргәч, алар яшь чактагы эшләрен искә төшерделәр.
Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында 10 октябрьдә Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә укучылар өчен "халык авыз иҗаты"мәдәни сәгате үткәрде. Чара барышында без укучыларны татар халык авыз иҗаты жанрлары белән таныштырдык. Җырлар, әкиятләр, уеннар һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләделәр.
7 октябрьдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «һөнәр сайлау - һәркемнең хыялы» дигән темага әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар һөнәр сайлауга йогынты ясый торган факторлар турында белделәр, һөнәрләрнең типологиясе һәм төрле характеристикалары белән таныштылар, кайбер киңәшләр һәм тәкъдимнәр алдылар. Киләчәккә планнары һәм теләкләре белән уртаклаштылар, теге яки бу һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар.
3 октябрьдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Сезнен белэн донья ямьле" бәйрәм чарасын оештырды һәм үткәрде.Өлкән буын вәкилләре адресына мәдәният хезмәткәрләреннән , Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улыннан, Юлбат АХП ҖЧҖ идарәчесеннән,Килдебәк бригадасыннан Әхмәтҗанов Илназ Илсур улыннан җылы котлаулар яңгырады.Иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен бик яхшы бүләк иде. Бәйрәмнең дәвамы булып чәй эчү тора, аның барышында кешеләр күңелле аралашалар, яшьлек елларын искә төшерәләр һәм яраткан җырларын җырлыйлар, бииләр, халык уеннары уйныйлар. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да уңай эмоцияләр алды.