18 октябрь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Икмәк барысына да баш» дип исемләнгән тематик программа үткәрде. Чара барышында балалар икмәкнең басудан өстәлгә кадәр нинди озын юл үтүен белделәр. Икмәк җитештерү белән шөгыльләнүче кешеләрнең һөнәрләре белән таныштылар. Шулай ук ни өчен икмәккә сак карарга кирәклеге турында да сөйләштек. Балалар «Һөнәрләр әйт», «Кем күбрәк» уеннарын уйнадылар, икмәк турындагы мәкальләр һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар.
1 октябрь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган «Тормыш ямьле сезнең белән» дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырды. Чара барышында өлкән яшьтәге кешеләр котлаулар һәм теләкләр кабул иттеләр. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу искиткеч бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
29 июль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Моңнар агыла туган авылымда" дип исемләнгән урам концерты үткәрелде. Концертта җырлар, төрле биюләр һәм күңелле тамашалар тәкъдим ителде. Концерт бик күңелле килеп чыкты. Концерттан соң барысы да уха, тәмле коймаклар белән сыйландылар. Чара җәйге дискотека белән тәмамланды.
28 июль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Без коррупциясез дөнья телибез» дигән тематик сәгать үткәрде. Коррупциягә каршы көрәш - хәзерге заманның төп мәсьәләләренең берсе. Чара әңгәмә формасында узды. Чарада «коррупция»төшенчәсе каралды. Чара башында коррупциянең нәрсә икәне, шулай ук аның билгеләре һәм коррупциянең зыяны турында сөйләштек. Чара ахырында һәркемгә мәгълүмати буклетлар таратылды.
25 июль көнне Оет авыл клубында «Юл билгеләре илендә» дигән танып белү сәгате узды. Чара башында балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре белән таныштылар. «Күңелле трамвай», «Табышмаклар чатында», «Машина йөртүче хокуклары», «Билетсыз пассажир» кебек уеннарда катнаштылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне яхшырак ныгыту өчен балалар өчен «Светофорның өч уты»викторинасы үткәрелде.
22 июль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Күңелле балачак» исемле урам концерты үткәрде. Концерт бик күңелле, кызыклы һәм күңелле үтте: дәртле биюләр, җырлар, шигырьләр башкарылды. Яшь артистларыбызның чыгышлары кызыклы һәм истә калырлык булды. Концерт тамашачыларга бик ошады, барысы да канәгать калдылар.
20 июль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә традицион булмаган ысул белән «Җәйге фантазия» - рәсем ясау чарасы үткәрде. Чара барышында балалар белән җәй турында сөйләштек, алар җәй көне буш вакытларын ничек үткәрергә яратулары турында сөйләделәр. Аннары җәйне традицион булмаган ысул белән куллар ярдәмендә рәсемгә төшерделәр. Кул буяп рәсем ясау- балаларның яраткан шөгыльләренең берсе.
Беләзек-һәр мода яратучы кызда булырга тиешле аксессуар. Беләзек үрү җиңел, иң мөһиме – тәртибен истә калдыру. Мондый эш балаларның вак моторикасын һәм иҗади сәләтләрен үстерә. 16 июль көнне Оет авыл клубында беләзекләр үрү буенча мастер-класс уздырылды. Нәтиҗәдә, барлык катнашучылар стильле, матур беләзек ясадылар. Һәркем үзе белән үз куллары белән ясалган беләзекне алып китте.
11 июль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Шоколад иленә сәяхәт» - күңел ачу программасы үткәрде. Чара барышында балалар шоколадның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар өчен шоколад белән бәйле конкурслар, уеннар һәм викториналар оештырылды: «Шоколадлы җылыну», «Конфет ал», «Шоколадлы табышмаклар» һ.б. Балалар рәхәтләнеп татлы табышмакларны чиштеләр, шоколад турында шигырьләр укыдылар. Барлык катнашучылар да татлы призлар, шулай ук уңай эмоцияләр алдылар, чөнки шоколад яхшы кәеф тудыра.
20 июнь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Өйдә һәм урамда иминлек» исемле әңгәмә үткәрде. Чара барышында балаларга үзләренә нинди куркыныч янавы һәм теләсә нинди ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләдеек. Балалр «Табышмаклар» конкурсында һәм «Юл әлифбасы» викторинасында, шулай ук «Юл пирамидасы», «Рөхсәт ителә-тыела», «Юл билгесен күрсәт» кебек күңелле уеннарда актив катнаштылар.