ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2024 ел
якшәмбе

31 март көнне Оет авыл клубында китапханә белән берлектә «Хуш киләсең, Нәүрүз!» исемле яз бәйрәме үткәрелде. Язны мактап, балалар шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар, биюләр башкардылар. Шулай ук яз кызы Нәүрүзбикә һәм Кыш Бабай катнашында кызыклы уеннар да үткәрелде. Соңыннан барысы да тәмле ботка, коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәм авыл халкына бик ошады.

 

 

Тэги: Оет авыл клубы

30
март, 2024 ел
шимбә

2024 ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Илнең фәнни-технологик үсеше хәзерге дөньяда мөһим роль уйный. Фән тирә-юньдәге дөньяны яңа белем һәм аңлауны тәкъдим итә, ә техника бу белемнәрне практикада кулланырга ярдәм итә. 30 март көнне Оет авыл  клубы китапханә белән берлектә  «Прогресс турында уйлану» дигән фән сәгате үткәрде. Чара барышында яшьләр фән тарихы, фән һәм техника үсешенә өлеш керткән Россиянең танылган галимнәре К.Э. Циолковский, М. В. Ломоносов, Д. И. Менделеев турында мәгълүматлар белән таныштылар. Чарага «Фән-киләчәккә юл» дигән күргәзмә  әзерләнде.

 

Тэги: Оет авыл клубы

28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

28 март көнне  Оет авыл клубы китапханә белән берлектә балалар китабы атналыгы уңаеннан «Балалар язучылары» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында  балаларга  бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләдек. Чарада катнашучылар яраткан балалар язучыларының, шагыйрьләренең кыскача биографияләре һәм аларның күргәзмәдә күрсәтелгән әсәрләре белән таныштылар. Шулай ук «Кайсы әкияттән?» исемле әдәби викторинада бик теләп канаштылар.

 

Тэги: Оет авыл клубы

27
март, 2024 ел
чәршәмбе

27 март көнне  Оет авыл клубында Халыкара театр көненә багышланган «Театр – могҗизалар иле» исемле  квест – уены узды. Чара барышында балаларга театр сәнгать төре, театрның барлыкка килү тарихы турында сөйләдек, китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Аннан соң балалар «Театр – экспромт», «Иҗади», «Афиша», «Уйлап - бел» исемле   тукталышларда   туктап   төрле  биремнәр үтәделәр. Чара ахырында балалар театрда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатладылар.

 

Тэги: Оет авыл клубы

22
март, 2024 ел
җомга

22 март көнне  Оет авыл клубында Сәрдә авылы үзешчәннәре артистлары «Күңелләрдә яз»  дип исемләнгән концерт программасы белән чыгы ясадылар. Чыгыш ясаучылар тамашачыларга иҗади программа һәм дустанә атмосфера бүләк иттеләр. Тамашачыларга  вокаль номерлар, төрле нәфис сүз, шулай ук көлкеле миниатюралар тәкъдим ителде. Концертта һәр катнашучының чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Тэги: Оет авыл клубы

8
март, 2024 ел
җомга

Яз белән бергә матур һәм искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март килә. Бу көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән тулы. 8 март көнне  Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә «Язгы тамчы» дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрде. Бәйрәм башында барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котладык. Бәйрәм концерт номерлары, күңелле уеннар белән үрелеп  барды.

Тэги: Оет авыл клубы

23
февраль, 2024 ел
җомга

23 февраль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Чын күңелдән" исемле бәйрәм программасы үткәрде. Чара башында барлык ир-атларны бәйрәм белән котладык, шуннан соң конкурс программасында катнашучылар үзләренең  җитезлекләрен, көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Хәрби-патриотик темага «Ватанны саклаучылар» исемле викторинасы үткәрелде. 

Тэги: Оет авыл клубы

17
февраль, 2024 ел
шимбә

17 февраль көнне  Оет авыл клубы китапханә белән берлектә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча әңгәмә үткәрде. Чара барышында экстремизм һәм терроризмның куркынычлыгы, бер-берсенә толерантлы мөнәсәбәт, толерантлык, намуслылык, кешелеклелек һәм үзара хөрмәт, тыныч милләтара мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге турында сөйләштек. Шулай ук терроризмның һәм экстремизмның бүген иң җитди проблема булып торуын аңлаттык. Чара ахырында һәркемгә буклет таратылды.

Тэги: Оет авыл клубы

16
февраль, 2024 ел
җомга

16 февраль көнне  Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Сәламәтлегеңне яшьтән сакла» дигән сәламәтлек дәресе үткәрде. Сәламәт яшәү рәвеше ул - сәламәтлекне саклау өчен барлык кагыйдәләрне, нормаларны үтәү. Ә кагыйдәләрне үтәү өчен үз организмыңны яхшы белергә кирәк. Чара барышында тәмәке тарту һәм алкогольле эчемлекләр куллануның зыяны турында, сәламәт яшәү рәвешен ничек дөрес алып бару турында сөйләштек. Тәмәке тартуның зыяны турында күпләр белә. Тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану - болар барысы да кешенең сәламәтлеген нык какшата.  Шулай ук сәламәтлек турында мәкальләр искә төшердек.

 

Тэги: Оет авыл клубы

19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Көз-елның бик матур вакыты, рәссам табигатьне якты төсләргә буяган кебек. 19 октябрь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә елның бу серле вакытына багышлап «Көз минем күзләрем белән» исемле рәсем конкурсы үткәрде. Балалар көз  турында сөйләделәр, көзге кәефләре белән уртаклаштылар. Аннары балалар үзләренең рәсемнәрендә көзнең чын матурлыгын күрсәттеләр.  Нәкъ менә шулай тәэсирләр тәэсирендә табигатькә мөнәсәбәт нык үзгәрә. Шулай ук кычкырып уку оештырдык:  рус һәм татар язучыларының көз темасына багышланган иҗатлары белән таныштык.

 

Тэги: Оет авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International