19 гыйнварда Кече Шинар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йортында, "Ак калфак" клубы әгъзалары өчен "Яңа ел маҗаралары" дигән яңа ел тамашасына культ-поход оештырдылар
13 гыйнварда Кече Шинар мәдәният йортында өлкәннәр өчен «Яңа ел күтермәсе»ял кичәсе узды. Кыш Бабай, Кар кызы кунакларны иске Яңа ел белән котладылар. Шуннан соң барысы бергә яңа ел җырлары җырладылар, чыршы янында биеделәр, конкурсларда катнаштылар һәм аралаштылар. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп «Син нинди герой» конкурсында катнаштылар, Яңа ел җиңелмәс лотереясында катнаштылар, чыршы янында әйлән-бәйлән йөрделәр. Барысы да канәгать һәм бәхетле!
Декабрь ахырында Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче тарафыннан кар сыны ясау буенча гаилә конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты – төрле яшь категорияләрендәге халыкның иҗтимагый тормышын активлаштыру һәм халыкның иҗади потенциалын үстерү. Катнашучылар үз ишегалларын кар сыннары, иллюминацияләр, гирляндалар, декоратив фигуралар һәм башка кул астындагы материалларны кулланып Яңа елга бизәргә тиеш иде. Нәтиҗәдә күңелле Яңа ел истәлегенә гомуми кызыклы гаилә рәсеме.