ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2023 ел
җомга

28 апрель конне Елыш авыл клубында "Терроризм аша җәмгыятькә куркыныч яный"дигән исем астында профилактик әңгәмә уздырылды.Әңгәмә барышында террорчылык буенча проблемалар,теракт булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сойләштек.Әгәр син террорчылар кулына эләксәң яки шартлаткыч тапкан очракта кебек сорауларга балалар белән бергәләп җаваплар таптык.Бу сойләшү балаларга бик файдалы булды.

Тэги: Елыш авыл клубы

27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

27 апрель конне Елыш авыл клубында Габдулла Тукайнын тууына 137 ел тулу унаеннан "Тукай экиятлэре доньясында" дигэн исем астында балалар белэн рэсем бэйгесе уздырылды. Боек шагыйрьнен эдэби мирасы бик зур дэрэжэдэ кутэрелгэн. Анын поэмаларын, экиятлэрен хэм шигырьлэрен бик куп буыннар яратып укыйлар хэм укыячаклар. Балалар узлэренен рэсемнэрендэ Тукай эсэрлэрендэге яраткан образларын чагылдырып ясадылар.

Тэги: Елыш авыл клубы

26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

26 апрель көнне Елыш авыл клубында "Чернобыль авариясындагы авырлыклар" дигән исем астында мәгълүмат сәгате уздырылды. Сөйләшү барышында балалар Чернобыль авариясенең сәбәпләрен, күпме җирне зарарлавын белделәр. "Чернобыль авариясенең шаукымы" дип исемләнгән видеоролик аша үзара әнгәмә алып барылды. Әлеге кичәдә экология темасы киң яктыртылды, һәркемне зур уйлануга этәргеч бирүче бу тема күпләрдә авыр тойгы калдырды. Соңыннан балалар уртак бер фикергә килделәр. Үткәннәрне беркайчан да онытырга ярамый, әлеге булган хәлләр башка кабатланмасын өчен хаталарны төзэтергә һәм булдырмаска кирәк.

Тэги: Елыш авыл клубы

25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

25 апрель көнне Елыш авыл клубында Югары Шытсу авылы китапханәчесе белән берлектә "Барлык җанварларнын әнисе" дип исемләнгән, Вера Чаплина иҗатына багышланган экологик калейдоскоп уздырылды. Кичә барышында балалар быел 115 ел тулырга тиеш булган юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Фил һәм аю, төлке балалары белән барысы бергә Мәскәү зоопаркында яшиләр. Әлеге экспериментка В.В.Чаплина җан җылысын биреп, нәкъ әниләрчә көч куя. Кичәдә презентация һәм зоопарк уены белән бергә "Урман куелыгында" дип исемләнгән Вера Чаплина авторлыгындагы мультфильм күрсәтелде.

Тэги: Елыш авыл клубы

23
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Габдулла Тукай татар эдэбиятынын тарихына боек шагыйрь булып кереп калды. Чонки ул милли эдэбиятебезнен топ нигезен булдырган язучыларнын берсе. Кыска гына гомер яшэвенэ карамастан ул безгэ бик зур мирас калдырган, хэм шунын яртысы балалар эдэбияте. Анын шигырьлэрендэ туган илгэ, анын табигатенэ, туган телгэ мэхэббэт тасвирланган. Эсэрлэре балаларны эшкэ ойрэтэ, акыллы, тэртипле туры сузле булырга чакыра. Менэ 100 елдан артык хэрбер бала зур кызыксыну белэн анын ижатын ойрэнэ, шигырьлэрен яттан белэ. 23 апрель конне Елыш авыл клубында "Ул - безнен шагыйребез, ул - безнен горурлык" дигэн исем астында шигырь сойлэучелэр конкурсы уткэрелде. "Тукаебыз" дип исемлэнгэн викторина уздырылды. Соныннан балалар узлэренен ятлаган шигырьлэрен сойлэделэр, булэклэр тапшырылды.

Тэги: Елыш авыл клубы

22
апрель, 2023 ел
шимбә

22 апрель конне Елыш авыл клубында "Озак яшисен килсэ, тэмэкене ташла" дигэн исем астында тэмэке тартунын зыяны турында тугэрэк остэл артында сойлэшу уздырылды. Доньяда бик куп дэрэжэдэ таралган тэмэке тарту проблемасы. Тартунын организмга зыян турында фикер алыштык. Тэмэкенен килеп чыгу тарихы, аны тартунын сэбэплэре, ничек организмга тэесир итуен сойлэп утелде. Соныннан энгэмэдэ катнашучылар викторина сорауларына жаваплар таптылар.

Тэги: Елыш авыл клубы

20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

20 апрель конне Елыш авыл клубында милли мэдэният хэм гореф-гадэтлэр елы унаеннан "Татарстан - минем туган илем" дигэн исем астында мэгълумэт сэгате уздырылды. Татарстан куп миллэтле ил хэм хэрбер миллэт узенен гореф-гадэтлэре белэн бай. Бездэ яшэуче халыкларнын хэрберсенен тарихи уткэне бар. Клуб модире балаларга нэкъ тэ шушы тема буенча мэгълумэт бирде. Балалар хэрбер миллэтнен гореф-гадэтен чагыштырганнан сон узлэре бу темага йомгак ясадылар. Хэр кешенен уз туган иле бар хэм без аны сакларга хэм якларга тиеш.

Тэги: Елыш авыл клубы

18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Туган якка мэхэббэт, кошлар доньясы белэн кызыксыну, алар турындагы мэгълумэтне тагын да баету максатыннан 18 апрель конне Елыш авыл клубында "Канатлы дуслар" дип исемлэнгэн викторина уздырылды. Элеге викторинанын топ бурычы балаларда кошларга мэхэбэт уяту, кошлар турындагы фикерлэрне тагын да камиллэштеру иде. Балаларга кошларнын рэсемнэре курсэтелеп, алар турында зурырак мэгълумэт бирелде. Викторина 5 турдан торды : кошлар турында табышмаклар, мэкальлэр, тизэйткечлэр эйтелде. Доньядагы ин кызыклы кошлар турындагы мэгълумэтлэр интернеттан тулыландырылды

Тэги: Елыш авыл клубы

16
апрель, 2023 ел
якшәмбе

16 апрель конне Елыш авыл клубында укытучы хэм остаз елы унаеннан укытучы Рамазанова Рэмзиянен кул эшлэреннэн "Укытучы остаз һәм уйлап табучы" - дип исемләнгән кургэзмэ куелды. Ул балаларга бисер белэн эшлэу серлэрен тошендерде хэм тагын буш вакытларын нинди кул эшлэре эшлэп уздыруын сойлэде. Соныннан ваза ясау буенча мастер-класс курсэтте. Балалар анын кул эшлэре белэн таныштылар, кэгазьгэ торле эскизларга буяулар сылап, кубэлэк, чэчэк кебек рэсемнэр тошерделэр. Кызларга бисердан муенсалар, малайларга брелоклар ясау серлэрен белделэр. Вакыт сизелми дэ узып китте.

Тэги: Елыш авыл клубы

14
апрель, 2023 ел
җомга

Хэрбер кеше узенен туган ягынын тарихын белергэ тиеш. Элеккесен белмэгэн килеш, бугенге конне белеп булмый. 14 апрель конне Елыш авыл клубында "Туган авылым тарихы" дип исемлэнгэн танып-белу сэгате уздырылды. Айдар Рамазанов тырышлыгы белэн эшлэнгэн авыл картасы буенча хэрбер елга, узэн, болынлыкларнын исемнэрен барлап язып куелды. Альбомнар аша тарихи истэлеклэрне уртаклаштык. Уз авылыннын тарихын белу, анын кешелэрен искэ алу бик кирэкле эш. Бездэн сон килгэн буынга уткэнне белергэ, бу бик зур файда булачак. Элеге узара фикерлэшу бик кунелле хэм файдалы узды.

Тэги: Елыш авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International