ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яна ел-барлык балаларның яраткан бәйрәме.Бу утлары янып тора торган чыршы һәм Кыш бабай белән Кар кызыннан бүләкләр.Бәлки,елга бер тапкыр гына була торган могҗизага,барысы да ышана.Яңа ел могҗизаларын булдыруда һәркем катнаша ала.Моның өчен теләк һәм бераз фантазия гына кирәк.21 декабрьдә Елыш авыл клубында"Безгә Яңа ел килә!"дип исемләнгән рәсем бәйгесе уздырылды.Балалар бөтен күңелләрен биреп тырышыпясадылар,рәсемнәр бик матур килеп чыктылар.Соңыннан балаларга баллы призлар тапшырылды

Тэги: Елыш авыл клубы

17
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Яна елга эзерлек эшлэре бик иртэ башлана, чонки ой эченэ бэйрэм рухы кертергэ кирэк. Шунын белэн узебезгэ хэм балаларга кунеллелек остэлэ. 17 декабрь конне Елыш авыл клубында яна ел очен кар бортеклэре ясау буенча мастер класс уздырылды. Клуб модире кэгазь битеннэн нинди бизэклэр ясарга момкинлеген курсэтеп бирде, балалар бик тырышып ясадылар.

Тэги: Елыш авыл клубы

23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Аналар бэйрэме иң гүзәл бэйрэмнэрнең берсе. Үзең ясаган бүләкләрне биреп әниләрне, эбилэрне сөендерәсе килә. Энилэр бэйрэме уңаеннан Елыш авыл клубында "Үз кулыбыз белән ясаган бүләк" дигән исем астында мастер класс уздырылды. Балалар белән бергәләп эш өчен кирәкле формаларны кистек, клейлэдек һәм энилэр турында сойлэштек. Якын кешеңә бүләк әзерләү күңелгә зур рәхәтлек бирә. Мастер класс барышында балалар бар күңелләрен биреп эшне башкардылар. Баланың үз кулы белән эзерлэгэн бүлегеннән дэ кадерлерәк эни өчен башка юктыр.

Тэги: Елыш авыл клубы

5
ноябрь, 2023 ел
якшәмбе

5 ноябрь конне Елыш авыл клубында балалар белэн бергэлэп "Мин сэламэт яшэргэ телим" дигэн исем астында уеннар программасы уздырылды. Сэламэтлек кеше очен ин кадерлесе. Сэламэтлек нэрсэ сон ул? Аны ничек сакларга момкин? Элеге сорауга без балалар белэн бергэлэшеп жавап таптык. Алар очен обруч, скакалка, туплар ярдэмендэ кунелле эстафета уеннары оештырылды. Барлык катнашучылар да бу уеннардан бик кэнэгать калдылар, хэм узлэренэ коч, кунел кутэренкелеге тупладылар. Балаларга килэчэктэ дэ кочле хэм сау-сэламэт булыгыз дип телэклэр телэдек.

Тэги: Елыш авыл клубы

4
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Буген 4 ноябрь конне безнен илебездэ эле бик яшь бэйрэм - халыклар бердэмлеге коне билгелэп утелэ. Элеге бэйрэмдэ безнен барыбызны да илебез очен горурлану хисе берлэштерэ. Милли мэдэниятебез, "Без бергэ, бердэм" дип исемлэнгэн бугенге бэйрэмдэ бер йомгакка жыелып, кунелле кичэ барлыкка китерде. Концерт номерлары белэн бергэ аралашып, барыбыз да яраткан "Могжизалар кыры" уены уйналды. Авыл халкы бэйрэмне барысы да бик яратып кабул итте. Без барыбыз да торле, лэкин бер- беребезгэ ошаганбыз. Чонки без куп миллэтле илебезнен бер олеше булып торабыз.

Тэги: Елыш авыл клубы

2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Коз фасылында барлык табигать танымаслык булып узгэрэ. Сары-кызыл яфраклар агачлардан коела. Козге кояш, жилэс жил болар барысы да кознен билгелэре.2 ноябрь конне Елыш авыл клубында рэсем конкурсы "Безгэ коз нэрсэ алып килде?" дигэн исем астында уткэрелде. Балалар ин беренче кознен сыйфатларын барлап чыктылар. Соныннан кем ничек кузалдына китерэ, шуны ак битлэргэ тошерделэр. Барысы да бик тырышты, вакыт бик кунелле узды.

Тэги: Елыш авыл клубы

1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

1 ноябрь конне Елыш авыл клубында милли мэдэният хэм гореф гадэтлэр елы унаеннан "Яулыкларда халкыбызнын уткэне хэм бугенгесе" дигэн исем астында мэгълумэт сэгате узды. Кичэ барышында балалар белэн борынгы мэдэни мирасыбыз буенча белемнэрне тулыландырдык. Балалар узлэренен эби-бабайларында булган тегелгэн, чигелгэн эйберлэрне искэ алдылар. Хэзерге вакытта сэхнэлэрдэ курсэтелуче милли йолаларнын узлэренен гаилэлэрендэ хэзер дэ сакланып калганнарын бергэлэп искэ тошердек.

Тэги: Елыш авыл клубы

31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

31 октябрь конне Елыш авыл клубында Югары Шытсу китапханэсе белэн берлектэ наркомания буенча "Наркотиклар кирегэ кайтусыз сэяхэт" дигэн исем астында мэгълумэт сэгате уздырылды. Балаларга наркотик матдэлэрнен килеп чыгу тарихы, алар белэн корэшунен торле ысуллары турында сойлэп анлатылды. Наркотикларга каршы торучанлыкны арттыру хэм беркайчанда кулланмау турында анлатылды. Китапханэдэн килгэн китаплар кургэзмэсе белэн таныштык. Балалар узара сэламэт яшэу буенча энгэмэгэ бик актив катнаштылар. Кичэ барышынды элеге тема буенча катнашучыларга буклетлар таратылды.

Тэги: Елыш авыл клубы

6
октябрь, 2023 ел
җомга

50 ел бергэ гомер итеп, алтын туй көне җиту һәр гаилә өчен бик узенчәлекле, кунелле бәйрәм. 6 октябрь көнне Елыш авыл клубы мөдире "Озак яшэгез!" - дигэн исем астында шушы бәхет елмайган Баталовлар гаиләсен котларга барды. Клуб мөдире, ООО "СХП Шытсу" җәмгятеннән һәм авыл җирлегеннән килүчеләр чын күңелләреннән 50 ел бергә торучы Баталовларга озын гомер, саулык-сәламәтлек теләп бүләкләр тапшырдылар. Яшьләре барса да әлеге гаилә гел хәрәкәттә һәм һәрвакыт шат күңелле. Аларның яшьләргә теләкләре шул : кемнең озак һәм бәхетле гомер итәсе килә, һәрвакытта хәрәкәттә булырга һәм тормышның һәр минутына сөенергә, вакытны югалтмаска.

Тэги: Елыш авыл клубы

27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Эгэр миннэн сорасалар, нэрсэ ул музей дип, мин эйтер идем бу урын безне уткэнебез белэн очраштыра дип. Музейларда безгэ кадэрле буыннарнын яшэеше, тормыш конкуреше чагыла. 
27 сентябрь конне Елыш авыл клубы модире балалар белэн авылдашыбыз Сабиров Раефнын уз хужалыгындагы музейга сэяхэт ясадык. Клуб модире музейдагы экспонатлар белэн таныштырды, балалар бик кызыксынып сораулар бирделэр. Бугенге бу сэяхэт балаларга бик ошады.

Тэги: Елыш авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International