ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 сентябрь көнне Шикше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшкә багышланган "Беслан – 20 елдан соң" дигән тематик кичә үткәрделәр. Балаларга 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә булган вакыйгалар турында сөйләделәр. Катнашучылар бүген илебез халкы иминлегенә куркыныч тудыручы, гамәлләре террорчылыкка тиңләштерелгән явыз бәндәләр белән махсус хәрби операция зонасында көрәшүче батыр якташларыбыз хакында белделәр. Террорчылыкның җимергеч көч булуы турындагы эчтәлекле әңгәмәдән соң, аны аклау юк һәм мөмкин дә түгел дигән нәтиҗәгә килделәр. Урамда, транспортта һәм таныш булмаган кешеләр белән аралашканда саклык чаралары турында искә төшерделәр, шулай ук БПЛА һөҗүме очрагында үзләрен саклау чаралары белән таныштылар. Кичә «Беслан - 20 елдан соң» документаль фильмын карау белән тәмамланды.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

25
август, 2024 ел
якшәмбе

Байлар Сабасының "Гаилә" паркында мәдәният бүлеге тарафыннан "Мастер-класслар көне" оештырылды. Теләге булган һәркем үз күңеленә хуш килгән эшчәнлек төрен сайлады. Иҗат өчен мастер-классларның төрлелеге дә зур иде. Катнашучылар канәгать калдылар. Шекше мәдәният йорты мөдире үзенең осталыгы белән уртаклашып, «Футболка дизайны» остаханәсе оештырды.

 

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр: "Безнең флаг бик матур - ак, зәңгәр, кызыл!». Катнашучыларның һәркайсы, төсле акбур белән коралланып, тырышып-тырышып үз уйларын асфальтка күчерде. Флагның символик сурәтләр белән үрелеп барган кызыл, зәңгәр һәм ак полосалары соры бетон өслекне ачык төсләр белән бизәде. Шулай итеп, бу чара конкурс кына түгел, ә чын сәнгать, бердәмлек һәм үз илеңә мәхәббәт бәйрәменә әверелде.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Шекше мәдәният йортында "Гаилә агачы" дип исемләнгән иҗат кичәсе оештырылды. Анда актив балалар катнашты. Алар агач эшләнмәләр һәм акрил буяулар ярдәмендә үз куллары белән матурлык тудырды. 

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

Гаилә елында бөтен ил буенча гаилә традицияләренә багышланган һәм гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән массакүләм чаралар үткәрелә. Шекше авыл мәдәният йортында һәм авыл китапханәсендә «Гаилә – иң зур байлык» дип исемләнгән акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Барлык теләүче балалар һәм аларның ата-аналары чакырылды. Алар үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр, тарихлары хакында сәнгати яктан килеп, иҗади осталыкларын кулланып сөйләделәр.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

4
май, 2024 ел
шимбә

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 79 ел үтсә дә, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын хәтерендә әле бүгенгедәй саклана ул. Шекше авылында яшәүче Гөлзәйнәп Газизова, Зәйтүнә Вәлиева, Йөзлебикә Хәйртдинова шул чор балалары, әтиләрен югалту ачысын татыган, тол калган әниләре кул астында эшкә, тормыш көтәргә өйрәнгән алар. Бүген инде сугыш чоры балалары ветераннарга алмашка калган буын, Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә аларга аерым ихтирам күрсәтү максатыннан, Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, клуб берләшмәләренә йөрүче балалар белән сугыш чоры балалары янында булып музыкаль программа күрсәтте һәм бүләкләр тапшырды. 

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

3
май, 2024 ел
җомга

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә Шекше авыл җирлегендә яшәүче биш тыл ветераннарын хөрмәтләү чарасы узды. Район хакимияте вәкиле, авыл җирлеге башлыгы һәм Шекше мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре сугыш чорын кичкән авылдашларга Татарстан Республикасы рәисе Р.Н.Миннеханов һәм Саба район башлыгы Р.Н. Миннехановның тәбрикләү открыткаларын, бүләк тартмаларын һәм "Саба таңнары" газетасына яртыеллыка язылу турында квитанцияләр тапшырды. 

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Яңа стильдәге футболка" буяу буенча мастер-класс узды. Заманча кием бизәлеше кабат модага әйләнә! Тукыманы төреп, яисә борып буяу техникасы Япониядә барлыкка килгән, аннары ул хиппилар ярдәмендә популярлашкан һәм бүген кабат яшьләр арасында урын алды. Яңа стильдә эшләү авыр түгел, мастер-класста катнашучылар барлык кирәкле күрсәтмәләрне үтәп, үзләре теләгән бизәкне махсус буяулар ярдәмендә футболкага төшерделәр. “Тай-дай” техникасында эшләүне аеруча егетләр ошатты.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

2
февраль, 2024 ел
җомга

2 февраль көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен илнең төрле төбәкләрендә яшәүче активистлар оештырган "Солдатка аш"  бөтенроссия акциясенә кушылды. Якын-тирәдәге авылларда яшәүче волонтерлар фикердәшләр таптылар һәм уртак тырышлык белән җыйган акчалата һәм азык-төлек ярдәме белән кирәкле продуктлар сатып алдылар. Коры шулпалар һәм борщлар әзерләү технологиясен гыйнвар аеннан Шекше һәм Алан - Елга авылларында яшәүче хатын-кызлар үзләштерде, алар шулпалар өчен ит һәм яшелчәләр кайнаталар, ваклыйлар һәм аларны ир-ат волонтерлар куллары белән ясалган махсус машиналарда киптерәләр. Шуннан соң продуктларны порцияләргә бүләләр, пакетларга төяп куялар. Тәмле һәм туклыклы бер тәлинкә аш булдыру өчен кипкән яшелчәләр өстенә бары тик кайнар су өстәргә генә кала.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

28
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

27 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йорты, китапханә һәм техник персонал хезмәткәрләре махсус хәрби операөиядә катнашучы Россия хәрбиләре өчен «Өй токмачы» кисү буенча хәйрия акциясе оештырды. Чарада катнашучылар камыр ризыклары әзерләүгә үз өлешләрен керттеләр. Күпчелек гаиләләрдә мобилизацияләнгән яки волонтер булып киткән ирләр бар. Азык-төлек контейнерларга тутырылачак һәм сугышчыларга җибәреләчәк. Кулларыбыз һәм йөрәкләребезнең җылысы хәрбиләргә барып җитәр дип өметләнәбез. Хәзер безгә, беркайчан да булмаганча, егетләребезнең нык һәм ышанычлы тыллары бар, аларны кайда яраталар һәм көтәләр икәнен белүе мөһим. Барыбызга да сәламәтлек телибез һәм тизрәк исән-сау өйгә кайтырга телибез.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International