1 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Өлкәннәребез сезнең өчен!» кичәсе узды. Программа ике өлештән торды, беренчесендә «Акчарлак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Шекше мәдәният йорты үзешчәннәре концерты булды. Тантананың икенче өлеше бәйрәм табыны артында дәвам итте. Кунаклар җырлар җырладылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, хатирәләрен сөйләделәр, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Чараны оештыручылар: балалар бакчасы, Шекше мәктәбе коллективлары, укучылар, Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, спонсор «Игенче»ҖЧҖ
Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт дөньясы белән кызыксынуларын үстерү максатында «Минем һөнәри киләчәгем»дигән диспут-чара үткәрделәр. Оештыручылар башта һөнәрнең нәрсә икәнлеген һәм аларның ни өчен мөһим булуы турында әңгәмә уздырдылар. Аннары һәр бала, тупны тотып, чиратлашып берәр билгеле бер һөнәрне тасвирлады, ә калганнары танып белде. Соңыннан яшь катнашучылар киләчәктә кем булырга теләүләре турында үзләренең планнары белән уртаклаштылар. Чара ахырында барысы да һәр һөнәрнең мөһимлеге, кешеләргә һәм җәмгыятькә ничек ярдәм итүләре хакында фикер алыштылар.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 07:00 дән 20:30 га кадәр 13 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны узды. Туры эфирда барган чарада бәхетле гаиләләр, йолдызлы кунаклар чыгыш ясады, алар Татарстан халыкларының уникаль традицияләре турында сөйләделәр. Телемарафонда катнашырга чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында Саба районыннан да делегация бар иде. Л.Хисмәтова җитәкчелегендәге «Зиләйлүк» фольклор коллективы тамашачыларга «Килен төшерү» татар туй йоласын тәкъдим итте. Программа гармун көенә башкарылган йола җырлары һәм биюләрдән, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапыру, кияү белән кәләшкә багышланган изге теләкләрдән әзерләнде. Туй йоласында Явлаштау мәдәният йорты мөдире И. Галимҗанова, Килдебәк мәдәният йорты мөдире Р.Локманов, район мәдәният йорты хезмәткәре Р.Мөхәммәтҗанов, шулай ук үзешчән башкаручылар Ф. Нәзирова, Р. Шәрипов, Р. Шамилов, Г. Мөбәрәкшина катнашты.
5 сентябрь көнне Шикше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшкә багышланган "Беслан – 20 елдан соң" дигән тематик кичә үткәрделәр. Балаларга 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә булган вакыйгалар турында сөйләделәр. Катнашучылар бүген илебез халкы иминлегенә куркыныч тудыручы, гамәлләре террорчылыкка тиңләштерелгән явыз бәндәләр белән махсус хәрби операция зонасында көрәшүче батыр якташларыбыз хакында белделәр. Террорчылыкның җимергеч көч булуы турындагы эчтәлекле әңгәмәдән соң, аны аклау юк һәм мөмкин дә түгел дигән нәтиҗәгә килделәр. Урамда, транспортта һәм таныш булмаган кешеләр белән аралашканда саклык чаралары турында искә төшерделәр, шулай ук БПЛА һөҗүме очрагында үзләрен саклау чаралары белән таныштылар. Кичә «Беслан - 20 елдан соң» документаль фильмын карау белән тәмамланды.
Байлар Сабасының "Гаилә" паркында мәдәният бүлеге тарафыннан "Мастер-класслар көне" оештырылды. Теләге булган һәркем үз күңеленә хуш килгән эшчәнлек төрен сайлады. Иҗат өчен мастер-классларның төрлелеге дә зур иде. Катнашучылар канәгать калдылар. Шекше мәдәният йорты мөдире үзенең осталыгы белән уртаклашып, «Футболка дизайны» остаханәсе оештырды.
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр: "Безнең флаг бик матур - ак, зәңгәр, кызыл!». Катнашучыларның һәркайсы, төсле акбур белән коралланып, тырышып-тырышып үз уйларын асфальтка күчерде. Флагның символик сурәтләр белән үрелеп барган кызыл, зәңгәр һәм ак полосалары соры бетон өслекне ачык төсләр белән бизәде. Шулай итеп, бу чара конкурс кына түгел, ә чын сәнгать, бердәмлек һәм үз илеңә мәхәббәт бәйрәменә әверелде.
Саба районы мәдәният бүлеге оештырган Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Саба районы иҗат гаиләләре» район конкурсы узды. Конкурсның максаты: рухи кыйммәтләрне һәм гаилә традицияләрен формалаштыру. Коллектив гаилә иҗаты аша гаиләне берләштерү. Конкурсны Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бишек җыры»вокаль-театральләштерелгән постановкасы белән ачтылар. Конкурста Саба районының гаилә коллективлары катнашты. Алан-Елга авылыннан Таҗиевлар гаиләсе «Борлегэн» татар халык җырына вокаль-инструменталь композиция тәкъдим итте, гаилә башлыгы Рөстәм һәм аның әтисе гармунда уйнадылар, хатыны һәм кызы җырны тавышлы уен коралларында уйнап башкардылар, улы Язнур да читтә калмады, кашыкларда уйнады. Шекше авылыннан Гатиятовлар гаиләсе вокал номинациясендә чыгыш ясады, әтисе Руслан, аның кызы Зәйнәп һәм улы Раян гитарада җырладылар. Конкурс ахырында Саба районы мәдәният бүлеге башлыгы Р. Ф. Заһидуллин гаиләләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырып, котлау сүзе белән чыгыш ясады
Казан шәһәре мэриясенең «Байтирәк» мәгърифәтчелек проекты чаралары старт алды. 2024 елда ул Россия Федерациясендә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында уза. Аның беренче чарасы июль аенда булды. Чарада Казан халкы һәм шәһәр кунаклары татарларның, русларның, чуашларның, удмуртларның, мариларның, мордваларның һәм башкортларның традицион туйлары белән таныша алды.Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан фольклор коллективлар үз халкының туйлары белән бәйле интерактив программалар тәкъдим итте. Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк", Явлаштау мәдәният йортының "Канәфер" фольклор коллективлары, Килдебәк мәдәният йорты мөдире, Сәрдә авыл клубы һәм китапханәчеләр, район мәдәният йорты хезмәткәрләре әйдәп баручы методист Г.Садриева җитәкчелегендә татар туйларының барлык этапларын тәкъдим иттеләр, "Кияү йортында киленне каршылау" һәм башка йолаларын сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Татарча чигү һәм йорт токмачы кисү буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Шекше мәдәният йортында "Гаилә агачы" дип исемләнгән иҗат кичәсе оештырылды. Анда актив балалар катнашты. Алар агач эшләнмәләр һәм акрил буяулар ярдәмендә үз куллары белән матурлык тудырды.
Гаилә елында бөтен ил буенча гаилә традицияләренә багышланган һәм гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән массакүләм чаралар үткәрелә. Шекше авыл мәдәният йортында һәм авыл китапханәсендә «Гаилә – иң зур байлык» дип исемләнгән акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Барлык теләүче балалар һәм аларның ата-аналары чакырылды. Алар үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр, тарихлары хакында сәнгати яктан килеп, иҗади осталыкларын кулланып сөйләделәр.